Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күтәрмә

1232ce4d9c713d6e9519c16bbcd9b369

Капка тавышы ачылып ябылган тавышны ишеткәч, Әлфия тәрәзәгә күз салды. “И ходаем, тагын кереп килә теге Сәвия кортка, телефонгадыр инде. Керсә чыга белми, йөри шунда эш калдырып”, -дип сөйләнә-сөйләнә Әлфия ишеккә каршы атлады.

Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына күченеп яшисе килми Сәвия әбинең. Дәвамын укырга »

Син кем кызы?

stas_mihajlov_ti_odna_minus

-         Камил, син мине яратасыңмы?

Егерме елдан артык торган хатынының авызыннан бүген килеп беренче тапкыр бу сорауны ишеткән Камил, телевизор пультын  бер каналдан икенчесенә күчерә башлады.

-                     Әнисе, яратмасам, әллә кайчан ташлап киткән булыр идем инде.

-                     Ышан сиңа! 

Фәнәзия кәнәфидән Камил янына диванга күчеп утырды. Дәвамын укырга »

Соңлап тотылган җавап

-489370-604-458-

Рәйдә суд утырышы залыннан чыгып, кәрәзле телефонын кабызып куйгач, бер-бер артлы “sмs” хатлар килә башлады. Бер сәгать эчендә әллә күпме булып киткән алар. Рәйдә “sмs” хатларга, шылтыратуларга күнегеп беткән инде. Адвокат булып эшләгәч, “икмәге” шул аның.
Рәйдә машинасына чыгып утырды да, шылтыратуларны барлый башлады. Әнисе дә шылтыраткан икән. Ул иң беренче аның номерын җыйды.
— Әни, исәнме! 
— Исәнбез, кызым! Үзең ничек? Зөфәр кияү, балалар исән-саулармы? Дәвамын укырга »

Кушнарат сере

82605767

 - Менә, менә бит ул! Карчыгым, кара әле, кара! Рифат кухняда  бәлеш бөреп торган хатыны янына йөгереп килде.

-Кем, нәрсә булган?

-Булгангынамы соң?! Ничек кенә булган әле монда! Утыз өч елдан! Гаҗәп бит ә! Утыз өч елдан соң!Рифатның алтын балык тоткан кебек шатланып бармакларын шартлатуын хатыны Рифә бөтенләй аңлый алмады. Дәвамын укырга »