Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Әни, аңа ни карап чыктың?

-Arpk-m3zdo

Минем беренче ирем бик каты эчте, мин аннан ике яшьлек бер бала белән аерылып киттем. Ике ел ялгызым гына тордым, аннары мине иптәш кызым икенче ирем белән таныштырды. Танышканчы ук сорадым: эчәме, юкмы дидем. Бик тәртипле кеше диделәр. Чыннан да, эчми-тартмый торган, намаз укый торган кеше булып чыкты. Аның белән егерме ел яшибез инде хәзер. Ике малай, ике кыз үстердек. Алар хәзер студентлар. Олы малай хәзер чит илдә, Мисырда укый. Балаларыбызның барысы да студентлар.  Дәвамын укырга »

Әллә язмыш, әллә каргыш

wVVh5DgydDw

– Ирем гаиләдә биш бертуган үскәннәр. Бишесе дә ир-егетләр. Араларында бер кыз да тумаган шуларның. Язмыштырмы, каргыштырмы – шушы ирләр иллегә җиткәнче үлеп бетеп баралар. Минем ир иң кечесе, ул төпчек. Кырыкка кадәр берсе дә артык күп эчмәделәр алар. Кунаклар килсә, йә үзебез барсак, туйларда гына эчәләр иде. Анда да егылып, аяктан калганчы эчкәннәре булмады. Ә кырыктан соң нидер була аларга. Абыйлары да шулай китеп барды. Кырыктан соң аракы белән дуслыклары арта, запойлап эчәләр дә, авырып, йөрәк белән китеп баралар аннары. Дәвамын укырга »

Төшемдә шайтаннар кыйнады

pKUvBGtgpSo

Берәүгә ясалган бозымга икенче кеше дә эләгергә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде. Үзем дә шуңа эләктем ахрысы. Уйлавымча, энекәшкә ясадылар, миңа ясалган бозым түгел иде ул, мин ялгыш кына эләктем анда. Шуннан соң чирли башладым инде. Хәзер әллә ничә ел. Ул әйберләр төшемә дә керә бит инде.
Хәлләр болай булды. Ул чакта энекәшем чирләде дә, эшкә барган шикелле мин аны һәркөнне карарга бара идем. Аның баш астында сүрәләр ята иде. Дәвамын укырга »

Калдым шул

G4ecJzfdw9c

Күрше авыл белән үзебезнең авылда җыенысы утызлап ялгыз ир-ат без. Менә миңа да илле биш тулачак быел. Өйләнә алмадым инде. Авылларда җыенысы әбиләр һәм бабайлар гына калып бара. Эш тә юк, чыгып та китеп булмый. Мин, мәсәлән, әнине карыйм, аңа 89 яшь тулып килә, чыгып китеп булмый. Үземнең дә сәламәтлегем юк дип әйтерлек. Туганнарым бар, алар район үзәгендә торалар, авылга кайткалап кына йөриләр.  Дәвамын укырга »