
Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде. – Беткере, аягың сынгыры… – Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, аягы ялгыш тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул! Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде йортта булганнарны сәкедә әнә шулай җаны белән тоеп утыра. Күзләре сукырайганга […]