Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Гомерем буе сагынып яшәдем

ExFYB74iBaE

Еллар узган саен үткәннәр ныграк сагындырып искә төшә икән. Нишләтәсең, чәчләргә чал төшсә дә, йөрәк һаман яшь, кем әйтмешли, гел унсигездә. Их, кайтарырга иде дә шул чакларны, яшәргә иде ялгышмыйча! Сигезенче классны тәмамлагач, үзебездән читтә урнашкан район үзәгенә барып, тегүчелеккә укырга кердем. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Ара ераклыктан туган авылыма бик сирәк – бәйрәмнәрдә генә кайта идем. Ә ялларда бүлмәдәш кызым мине атна саен үзләренә кунакка алып кайта иде. Аның әти-әниләре дә бик ачык, кунакчыл кешеләр, мине үз кызлары кебек якын итеп, кайткан саен мунчалар ягып, тәмле мич ризыклары пешереп каршы алалар, озатып калалар иде.

Бер кайтуымда клубтан мине авылның чибәр, гармунчы егете Фәнис (исемнәр үзгәртелде) озатты. Моңа бик сөендем, чөнки Фәнис миңа ошый иде. Без аның белән мин кунакка кайткан саен, йә ул тулай торакка килеп, очраша торган идек. Бер-беребезне күреп, сөйләшеп туймый торган ике гашыйк идек без. Ул вакытларда бездән дә бәхетле парлар юктыр кебек иде. Ел ярым очрашып йөргәннән соң, Фәнисне армиягә алдылар. Көтәргә вәгъдә биреп озатып калдым. Аерылышу авыр булды. Аннан араларда җылы мәхәббәт хатлары йөри башлады. Көнгә икешәр хаты килә иде, аларны укуга, тиз генә җавап хаты язып җибәрә идем. Безнең мәхәббәтне сүзләр белән генә әйтеп аңлата торган түгел иде. Тик… Егетемнең хәрби хезмәте төгәлләнергә өч айлап вакыт калганда, тулай торакта яшәүче бүлмәдәш кызымның абыйсы армиядән кайтып җитте. Бу вакытта мин тегүчелеккә укып бетереп, Казанда эшли идем. Солдат кунакны табыннар әзерләп, зурлап каршыладык. Шул кичне тормышымдагы барлык якты хыялларым челпәрәмә килде: әллә башымны шампан шәрабе әйләндерде – солдат егетнең кочагына килеп кергәнемне сизми дә калдым. Төзәлмәслек хата ясаганымны иртән генә аңладым. Кунак егет ике көннән соң, кире килергә вәгъдә итеп, авылына кайтып китте. Мин, өзгәләнеп, ике ут арасында калдым.

Фәниснең дә кайтыр көннәре килеп җитте. Их, нишләргә соң? Яратам бит үзен! Мин саф мәхәббәтемә хыянәт иттем. Фәнис мине кичермәс, күзенә күренмәвем яхшырак булыр, дип мин аны ташларга карар кылдым. Иптәш кызымның абыйсы ике айдан минем янга килде дә:”Сине беркемгә дә бирмим, үзем белән алып китәм”, – дип, мине ерак Себер якларына алып китте. Без киткән көнне үк, кичке якта, кулына чәчәк бәйләмнәре тотып, тулай торакка армиядән кайткан Фәнисем дә килеп җиткән. Иптәш кызым минем хакта сөйләп биргәч, ышанмаган, шулай да үксеп елаган, аннан төне буе тулай торак ишеге төбендә мине көтеп утырган. Эчендә нинди хисләр дулаганын үзе генә белгәндер. Ул көннәр искә төшсә, үземнең дә йөрәгем әрнеп елый. Менә шул көнне дөрләп янган мәхәббәтебез янып күккә очты. Себергә китеп урнашкач та, төннәрен Фәнисне сагынып күз яше түгә идем. Иремә берничек тә ияләшә алмадым. Йокысыз төннәр мине кире яшьлек мәхәббәтемә алып кайтты. Мин ансыз яши алмавымны, яратмаган кешем белән газапта яшәвемне чын-чынлап аңладым. Көннәрдән бер көнне түзмәдем, барысын да әйтеп, Фәнискә хат язып салдым. Шулай итеп, ике арада тагын хатлар йөри башлады. Бер хатында ул:”Сөеклем! Мин сине һаман да өзелеп яратам. Белсәң иде синсез яшәүнең ничек авыр икәнен! Сиңа бер генә авыр сүз дә әйтмәм. Әле соң түгел, кайт яныма, зинһар, өзмә бәгыремне!”– дип язган иде.

Шушы хат ирем кулына килеп эләккән. Шуннан ул берсүзсез җыенды да, чыгып китте. Өйгә кире әйләнеп кайтмады. Мин дә аңлашуны кирәк санамадым. Шулай итеп, безнең аралар өзелде.Читтә ялгызым яшәгәнче, нәрсә язган шуны күрермен дип, беркөнне җыендым да, поездга билет алып, Фәнис яши торган районга кайтып киттем. Анда бергә укыган иптәш кызларым яши иде, аларга кайтып кердем. Үземнең баштан кичкәннәрне сөйләп күрсәткәч, алар шаккатты, әлбәттә. Соңыннан бу адымым өчен үземне эт итеп сүктеләр. Аннан, Фәниснең салган баштан гына миңа үч итеп өйләнүен, аларның тормышларына кереп кысылмавымны үтенеп диярлек сорадылар. Аптырап калдым: артка да юл юк, алга да дигәндәй… Килеп терәлгәч, кеше кая бара инде – әти-әнисе янына, билгеле. Мин дә авылга, әни янына кайтып киттем. Анда берничә ел яшәгәч, Казанга килеп урнаштым. Йөрәгем яралары монда тагын яңарды. Мәхәббәтемне саклап кала алмаганга да, иптәш кызымның солдат абыйсына да – бөтен дөньяга ачулы идем. Ә Фәнисем, яшьлек мәхәббәтем, кая барсам да гел эзәрлекләп йөрде. Казанда да эзләп тапты. Очрашкач, күздән яшь елга булып акты. Үткәннәр бик тә үкенечле булды шул. Шулай да, мәхәббәтебез сүрелмәгән иде безнең. Киресенчә, тагын да ялкынланып китте. Ул: ”Авылга алып китәм”, – дип, яныма әллә ничә мәртәбә килде, ләкин ризалашмадым – хатынының, ике баласының рәнҗешен, күз яшьләрен өстемә аласым килмәде. Шунлыктан, Фәнисне тормышымнан бөтенләй сызып ташларга уйлап, янә туган ягыма кайтып киттем. Шуннан соң инде күпме еллар, күпме сулар акты, ә яшьли сөйгән ярым барыбер йөрәк түрендә. Ул да мине сагынып яши торгандыр. Мин моңа ышанам. Үлемсез, әмма үкенечле беренче мәхәббәтем соңгы сулышыма хәтле йөрәк түрендә сакланыр.

АЛСУ. Пермь өлкәсе.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №4, 23 .07. 2015

P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.