Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мин гаепледер, әмма…

i (1)

Без Гүзәлия (исемнәрне үзгәрттем) белән кечкенәдән аерылмас дуслар идек. Бер сыйныфта укып, бер парта артында утырдык. Игезәкләр кебек гел бергә идек. Хәтта әти-әниләребез дә безгә бертөсле кием алырга тырышалар иде. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә дә бергә киттек. Икебез дә шәфкать туташы булырга укырга кердек. Кулыбызга диплом алгач, туган якларга эшкә тагын бергә кайтып киттек. Гел аерылмыйча, шулай гомер буена дус булып калырга дип кат-кат антлар эчсәк тә, тормыш без дигәнчә булмады: Гүзәлияне бүтән авылга эшкә җибәрделәр, ә мин туган якта калдым. Ял көннәрендә очрашкач, серләшеп туя алмый идек. Җитмәсә, ул бер егет белән танышкан. Беркөнне миңа: “Синең белән таныштырырмын әле, бик акыллы, үтә дә шаян егет, авызына гына каратып тора”, – диде. Ә минем сөйгәнем юк. Кич белән клубка чыксам, күрше авыл егетләре озата килгәлиләр иде дә, ләкин берсе дә йөрәгем түренә үтеп керә алмады. Әни: “Кызым, яшьлек бер генә ул, аның кадерен белеп, үзеңә ошаган егет белән матур итеп йөрергә кирәк”, – дип гел әйткәләп торса да, үз тиңемне йолдызларга карап юрый-юрый көтә идем. Кем ул, нинди кеше булыр? Гел шул хакта хыялланып йокларга ята идем. Бервакыт, Яңа ел алдыннан, кич, капка төбен яктыртып, машина килеп туктады. Гүзәлияне йөргән егете машинасы белән авылга кайтарган икән. Миңа күңелсез булмасын, бәйрәмне кайда, ничек каршылау турында бергәләп сөйләшеп утырырбыз дип, дустым мине үзләре янына алып чыгып китте. Гүзәлиянең егетен күрү белән әллә нишләдем: битем ут кебек яна, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Ә ул: “Мин Наил булам. Гүзәлия синең турында сөйләп туя алмый. Элек читтән генә белсәм, хәзер менә үзең белән ныклап танышам инде”, – дип миңа кулын сузды. Юк-бар турында көлешә-көлешә сөйләшеп утырып вакыт узганын сизми дә калдык. Алар белән аерылышкач кына күңелем боекты. Шул көннән бирле Гүзәлия авылга егете белән кайтса, гел мине алып чыгып китәргә гадәтләнде. Наилнең машинасында өчәүләп йөри торган идек. Дустымның үз мәхәббәтен таба алуына сөенә идем һәм: “Ходаем, миңа да шундый акыллы, булдыклы егет насыйп ит!” – дип, көне-төне тели идем. Яшермим, Гүзәлиянең егетен бер күрүдә үк ошаттым, чын дөресе – Наилгә гашыйк булдым. Ләкин дустымның егете турында уйлау минем өчен хыянәткә тиң иде. Җан дустымның сөйгәнен тартып алу турында башыма да килгәне булмады. Бер елдан сабакташыбыз кияүгә чыкты. Туйга безне дә чакырдылар. Наил белән Гүзәлия, һәрвакыттагыча, мине алырга килделәр. Мәҗлестә Наил уртабызда утырды. Шул көнне, үзем дә сизмәстән, дустымның егетен күренмәс җепләр белән үземә бәйләп куйдым, ахрысы. Бәлкем, мине хыянәттә гаепләрсез, сүгәрсез. Ләкин мин йөрәгем кушканча эшләдем. Наил алдында чытлыкланып, аны үземә каратырга тырышмадым. Гомумән, мин сабыр холыклы, тыйнак, күп сөйләшми торган гади авыл кызы идем. Күз-каш буяп, иннек-кершән сөртеп, чәч кистереп йөргәнем дә булмады. Ходай биргән матурлыгым җитәрлек иде…

Бервакыт төнлә клубтан үзем генә кайтып киләм, ни күрим: капка төбендә Наил басып тора! Үзен генә күргәч, аптырап: “Гүзәлия кайда?” – дип сорадым. Ә ул: “Алия, синең белән сөйләшәсем килгән иде. Сине күргәннән бирле йокысыз калдым, гел күз алдымда елмаеп торасың. Чын ярату белән яратам мин сине”, – диде. Яшермим, рәхәтлек бирде бу сүзләрне ишетү. Шулай да үз-үземне тыеп: “Наил, син дә миңа ошыйсың, ләкин мин якын дустымның сөйгәнен тартып алырга җыенмыйм. Аның да бәхеткә, мәхәббәткә хакы бар. Бүтән килеп йөрмә!” – дип кырт кистем дә, өйгә кереп киттем. Аннары шул сүзләрем өчен үкенеп, төне буе елап чыктым. Әмма Наил җиңел генә бирешмәде, гел безнең капка төбен сагалый башлады. Бер очрашуда дустым Гүзәлия миңа боегып калган кебек тоелды. Сәбәбен сорамадым, үзе әйтте, Наил белән аралары суынганын, аңардан башка яши алмавын елый-елый сөйләде. Дустымны кызгансам да, серемне – Наил белән яратышуыбыз турында сөйләмәдем. Гүзәлия белән минем арада упкын көннән-көн тирәнәя барды, мин аның белән аралашудан кача башладым. Өйдәгеләр бу хәлгә аптырап, югалып калдылар. Нишлим, “Дустым, гафу ит, мин синең егетеңне яратам!” – дип әйтә алмыйм бит инде! Үзем дустымның рәнҗешеннән куркам, ә үземнең гел Наил янында буласым килә. Озак та үтмәде, Наил миңа тәкъдим ясады. Гүзәлия безнең туй көненә кадәр яшерен мәхәббәтебез хакында берни белмәде. Безнең хыянәтне кичерү бик авыр булгандыр аңа, миңа андый хәлгә калырга туры килмәде (Ходаем күрсәтмәсен). Шулай итеп, Гүзәлия белән дуслыгыбыз мәңгегә бетте. Дошманга әйләндек. Ул миңа: “Наилне барыбер үземнеке итәм! Син аның белән бәхетле булмаячаксың. Әллә нинди әшәкелекләргә барып җитәм, Алия, әмма Наилне сиңа бирмим!” – дип елдан артык янады, хатлар язды, әллә нинди сүзләр йөртте. Әмма миңа Наилемнең киң җилкәләре артында ышыкланып яшәү көч бирде. Янымда ул булганда мине бер нәрсә дә куркытмый иде. Без бер-беребезне сайлап ялгышмадык. Матур гаилә кордык. Әти-әниләребезне, туганнарны хөрмәт итеп яшәдек. Наил белән очраштырганы өчен мин Гүзәлиягә рәхмәтлемен. Үземне аның алдында гаепле санамыйм. Кемнеңдер корган гаиләсен таркатмадым, балаларын ятим калдырмадым. Бары тик үз бәхетем өчен генә көрәштем. Сөю дигәнең шундый нәрсә – кешене әллә ниләр эшләтә икән.

АЛИЯ. Чаллы.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №70, 09.06.2012

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.