Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Күршем нисек асарбаҡ булып китте (Булган хәл)

Безымянный

Зәйтүнә апа үзенең әлеге язмасын сайтта урнаштыруымны сорап хат юллады. Мәкаләне укып чыккач, чыннан да йөрәкне тетрәндергеч вакыйга! Язма башкорт телендә булса да аңлаешлы, гыйбрәтле!!! Зәйтүнә апага сайт администрациясе исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тагын да эчтәлекле язмалар көтеп калабыз. 

Күршем Закир (мәкаләдәге исемнәр үзгәртеп бирелде) менән булған һәм мине бик тетрәндергән хәл тураһында яҙмаҡсы булдым, ҡәҙерле уҡыусылар. Кемдер фәһем алыр, бәлки. Дөрөҫөн әйткәндә, элек урамда хәйерсе хәлендә йөрөгән әҙәмдәрҙе күрһәм, сирҡана инем, үҙҙәре ғәйепле, эсмәһендәр, тип хәйер ҙә бирмәй үтеп китә инем. Күрше ирҙе шундай хәлдә осратҡас, проблемаһына инеп киткәнемде һиҙмәй ҙә ҡалдым. Быға тиклем геройымдың тормошон ситтән генә белә инем: улар күрше подъезда йәшәне. Дәвамын укырга »

Мәрзия баланы

4551_big_34z3QM5RXvs

Шәфкать туташы чибәр Мариянең кавышу көне, туй табыны бик күңелле узса да, зөфаф төненең мәхәббәт чы­былдыгын сугыш башлану турындагы яман хәбәр ерткалап ташлый. Әле яңа гына диплом алган лейтенант кияү — хәрби офицер, кәләшен дә үзеннән калдырмыйча, утның үзәгенә ташлана. Алар хәрби частька барып җитә ал­мыйлар, эшелон бомбага тотыла. Сөе­неп кавышкан, нибары бер атна бергә яшәп калган сөйгәне сылукайның күз алдында канлы кисәкләргә өзгәләнеп ташлана; снаряд кыйпылчыгы Мария­нең касыгын яралап уза — мизгел эчендә ана булу бәхетеннән мәхрүм итә.
Бердәнберен югалту фаҗигасен бик авыр кичерә Мария… Дәвамын укырга »

Шик

E8M1O5BC7Kc

Гаиләдә күп нәрсә бер-береңә ышанычтан тора икән. Ышанычның зур хис икәнен мин алдан да белә идем. Әмма аның никадәр кадерле һәм зур нәрсә икәнен мин хәзер аеруча нык аңлыйм. 
Соңгы 2-3 елда ирем икенче эш итеп төнге каравылга да урнашкан иде. “Бераз булса да акчасы булыр, көн саен йөрисе түгел”, – диештек. Долларның котырып арткан чаклары иде. Хезмәт хакы шул ук, икебезнекен кушып, түләүләрне түләгәннән соң яшәргә тиеннәр генә кала башлады. Төнге каравыл шунысы белән уңайлы, ул 3 көнгә бер туры килә иде. Акча кирәк чакта ничек тә түзеп була бит инде. Сменадан соң киемнәрен шунда гына алыштырып ала да, туры үзенең төп эшенә китә. Өйгә кереп тә тормый.  Дәвамын укырга »

Акбабай

4489_big_i

…Бабасы нигезенә эре нарат бүрәнәләреннән йорт җиткезүгә өйләнә егет. Авылның бер дигән чибәрен яр итә ул. Матур тормыш корып, оныклар белән әти-әнисен сөендереп, сөеп-сөелеп яшәү була теләкләре. Яшь парлар яңа йортка күченәләр. Яшь килен дә, кияү дә кая басканнарын белмичә, куанып йөриләр. “Урыныгыз — изгеләр урыны, тынычлык табып яшәп китә алырсызмы икән, Ходаем?” — дип, күрше карчыклары гына пошыналар.
Әбиләр сүзенең дөреслегенә хатын өй эчендә ап-актан киенгән, ап-ак сакаллы бабай күргәч ышана. Бер күренеп, бер югалып яшьләр белән яңа йортта өченче кеше булып яши башлый бабай. Җомга көнне өйне яңгыратып намаз укый, азан тавышлары ишетелә. Күршеләргә биргән әйберләр таң атуга яңадан өйдә, үз урыннарында була. Дәвамын укырга »