Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Шик

E8M1O5BC7Kc

Гаиләдә күп нәрсә бер-береңә ышанычтан тора икән. Ышанычның зур хис икәнен мин алдан да белә идем. Әмма аның никадәр кадерле һәм зур нәрсә икәнен мин хәзер аеруча нык аңлыйм. 
Соңгы 2-3 елда ирем икенче эш итеп төнге каравылга да урнашкан иде. “Бераз булса да акчасы булыр, көн саен йөрисе түгел”, – диештек. Долларның котырып арткан чаклары иде. Хезмәт хакы шул ук, икебезнекен кушып, түләүләрне түләгәннән соң яшәргә тиеннәр генә кала башлады. Төнге каравыл шунысы белән уңайлы, ул 3 көнгә бер туры килә иде. Акча кирәк чакта ничек тә түзеп була бит инде. Сменадан соң киемнәрен шунда гына алыштырып ала да, туры үзенең төп эшенә китә. Өйгә кереп тә тормый.  Дәвамын укырга »

Акбабай

4489_big_i

…Бабасы нигезенә эре нарат бүрәнәләреннән йорт җиткезүгә өйләнә егет. Авылның бер дигән чибәрен яр итә ул. Матур тормыш корып, оныклар белән әти-әнисен сөендереп, сөеп-сөелеп яшәү була теләкләре. Яшь парлар яңа йортка күченәләр. Яшь килен дә, кияү дә кая басканнарын белмичә, куанып йөриләр. “Урыныгыз — изгеләр урыны, тынычлык табып яшәп китә алырсызмы икән, Ходаем?” — дип, күрше карчыклары гына пошыналар.
Әбиләр сүзенең дөреслегенә хатын өй эчендә ап-актан киенгән, ап-ак сакаллы бабай күргәч ышана. Бер күренеп, бер югалып яшьләр белән яңа йортта өченче кеше булып яши башлый бабай. Җомга көнне өйне яңгыратып намаз укый, азан тавышлары ишетелә. Күршеләргә биргән әйберләр таң атуга яңадан өйдә, үз урыннарында була. Дәвамын укырга »

Кәкре каенга терәлү

sGf6aDVzRdg


 

Ирем башкага чыгып китте. Ике тамчы кебек үзенә охшаган малай кала дип тормады. Ник шулай булды, каян килеп чыкты ул хатын аның юлында – башыма һаман сыймый. Бик матур йөрешеп кавышкан идек тә бит. Малай туасын белгәч тә, шуның кадәр сөенгән иде. Ике тапкыр УЗИга миңа ияреп керде хәтта. Экрандагы баланы гаҗәпләнеп озак итеп карап, табиб белән сөйләшеп утырган иде әле. Шуның кадәр кызыксынучан ир кергәч, табиб та иркенләп сөйләде инде үзенә. “Әнә, күрәсеңме – башы, монысы – аяклары, куллары”, – дип төртә-төртә аңлатты.  Дәвамын укырга »

Ир эшләгән ник җитми?

-_IOD4bwqf8

Руслан белән дүрт елга якын йөрешеп өйләнештек. Бу вакыт аралагында икебезгә дә шактый гына сынаулар аша узарга туры килде. Әмма кеше сүзенә исебез китмәгәч, башкаларга карамагач, бар да яхшы, без дигәнчә генә булды. Икебез дә мәктәптән соң Казанга чыгып киткән кешеләр. Танышуыбыз да шушында булды. 
Өйләнешеп бергә тора башлагач, кире районга кайтырга уйламадык, чөнки анда кайда барсаң да эшсезлек хөкем сөрә. Әниләр дә шәһәрдә төпләнеп калуыбызны хуп күрделәр. Кайнанамның аеруча кайтарасы килмәде инде. «Эшсезлектән әллә никадәр яшьләр бозылышып кына ята, күбесе эчә. Дәвамын укырга »