Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Кешенекен җимереп бәхетле булам димә

hjmfvl7ao9e

Минем абый – алтын кеше. Беркайда укымаса да, махсус белем алмаса да, әллә ниләр эшләп чыга ала ул. Үзе электрик, үзе кирпичтән менә дигән итеп стена күтәрә, түбә яба, бүлмә эчләренә ялт иттереп ремонт ясый, катлаулы җиһаз җыя ала. Тегеләй-болай гына түгел, бөтен эшләгән эше җиренә җиткән, бик пөхтә дә килеп чыга аның. Укыган кеше ул кадәрле булдыра алмый, чын.
Әмма бер тискәре ягы шушы бөтен уңганлыгын сыза да ташлый инде абыйның. Вакыты-вакыты белән башын ташлап эчә торган гадәте бар аның. Йөзәрләгән мең акча эшли үзе. Тик бер эчә башладымы – бетте инде, бөтен акчасын аракыга, кабымлыкка тота да бетерә. Дәвамын укырга »

Элеккеге хатыннан тынгылык юк

z7laagkrg4y

Авылда яшим, эшлим дигән хатынны табуы авыр. Күпме эзлим, андый гел берәү дә очраганы юк әле. Әллә гел бөтенләй юкмы соң авылга кайтам дигән хатыннар? Шалтыратышам, кайберсе белән күрешеп тә сөйләшәбез, “Юк, мин авылга кайтмыйм. Мин шәһәр кызы, гомер буе шәһәрдә яшәдем, хәзер авылга кайтмыйм инде”, – дип кырт кисәләр аннары.
Шулай итеп, бер нәрсә дә барып чыкмый. Дөрес, шәһәрдә яшәве җайлырактыр – анда сыер да карыйсы юк, тавык-чебеш тә үстерәсе юк, бакчага чыгып казынасы да юк. Пенсия килеп тора, аша да йокла, аша да йокла. Бөтен хикмәт тә шунда. Авыл җиреннән ник куркалардыр? Югыйсә, авыл җире – оҗмах бит инде. Мал-туар, бакча – шуның белән яшибез бит инде, ике кулга бер шөгыль бит инде ул. Дәвамын укырга »

Хатын-кызга ни кирәк?

t3hd9evhy44

Галиевлар (исем-фамилияләрне үзгәртеп язам) гаиләсе белән без терәлеп диярлек яшибез. Ике йорт арасын юка гына стена аерып тора. Әлеге стенаның бер ягында – безнең аш бүлмәсе, икенчесендә – аларныкы. Безнең йортларны заманында район хисабыннан эшчеләр өчен махсус төзеткән булганнар. Шуннан, 90нчы еллардан башлап, аларны приватизацияләп, шәхси кулларга биргәннәр. Билгеле, кемдер сатып китеп барган, икенче берәүләр сатып алып, бирегә төпләнеп калгын.
Без бу йортта өченче хуҗалар. Терәлеп торган күршеләребез дә бездән бераз алдарак гына килеп урнашкан кешеләр. Дәвамын укырга »

Йокы бүлмәсендә – күрше хатыны

8HzeP0dwbn4

Ирем белән аерылышканга 8 ел вакыт узса да, һаман да аның хыянәте күз алдымда тора. Оныта да, гафу итә дә алмыйм. Оныт, гафу ит диләр, ләкин мин булдыра алмыйм. Шул мизгелдәге тамакка тыгылган төер менә ничә еллар урыныннан да кузгалмыйча мине газаплавын дәвам итә.
Ул көнне ике кызымны да алып әниләргә киткән идем. «Бер бүлмәне обойлыйсы бар», – дип күптәннән әйтә инде, обойларын да үзе алып кайтып куйган. Минем генә һаман вакыт җитми йөри. Йә бала-чага белән тоткарланам, йә эштән арынып булмый, өйдә дә муеннан эш. Кыскасы, ниһаять, мин җыенганда әни гозерен әйтеп арыган иде инде. Дәвамын укырга »