
Җанымда сина урын булачак
Разия әнисе үлгәндә бер яше әле генә тулган кызчык булган. Әбисе сөйләве буенча, әнисен күршеләренең бәйдән ычкынган эте тешләгән. Котырган булганмы-юкмы, кем тикшереп торган инде ул вакытта. әмма хуҗа бу хәлдән соң этен атып үтергән. ә Разиянең егерме яшьлек әнисе берничә атна урын өстендә хәлсезләнеп яткан да җан биргән. Ул биш малайдан соң туган, көтелгән […]


Яраларга кагылмаска иде
өлия чираттагы имтиханын 5легә бирү шатлыгыннан очып диярлек, урамга чыкты. Көн бүген шундый матур, шундый якты, Балалар яңа ел бәйрәменә ясаган төсле кар бөртекләре әкрен генә җиргә төшәләр дә, тагын бер сикереп куялар. Кыз кышкы табигатьнең матурлыгына соклана-соклана атлаганда, аны бер таныш түгел егет куып тотты: – Кая чабасың, Гөлирә, мин сине кайчаннан бирле көтәм, […]


Төштә генә очрашырга калды
Зәлия үзеннән ун яшькә олы кешегә кияүгә чыкты. Дилүс белән танышканда ул югары уку йортына керергә имтиханнар биреп йөри һәм вакытлыча әнисенең сеңлесендә яши иде. Булачак ире җизнәсе белән бер оешмада эшли булып чыкты. Беркөнне алар кич белән бергә кайтып керделәр дә, Мөбарәк җизнәсе турыдан-туры әйтеп салды: — Менә, Зәлия, бу егет синең рәсемеңне күреп, гашыйк […]


Басыла торган хасрәт түгел
Ирләргә елау килешми дисәләр дә, мин тагын ваннага су җибәрдем дә, үксеп еладым. Сәгать төнге өч. Төшемдә мин улымны күрдем, Рамилемне. Ул дөньяга килгәч, мин нык үзгәргән идем. Чөнки беренче мәртәбә мине яратканнарын тойдым. Суыткычтан алып башланган шәрабымны йотып куйдым. Ничәмә тапкыр үземә сүз бирсәм дә, бары хәмер генә мине әзрәк тынычландыра. Дарулар минем кайгым алдында […]


Язмышларга язылса
Язмыш… Сиңа язылганнан котылып калып буламы? Юктыр, шагыйрьләр дә «язмышларны булмый урап» дип тик кенә язмагандыр. Әлбәттә, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга безне кечкенәдән өйрәтәләр. Тормышта гына барысы да син уйлаганча бармый. «Дөрес эшләмисең, алай ярамый», – ди берәүләр. Ә алар ничек дөрес икәнен каян беләләр? Алар синең урында яшәп караганмы? Шундый уйлар бер минем […]


Әни, аңа ни карап чыктың?





Минем беренче ирем бик каты эчте, мин аннан ике яшьлек бер бала белән аерылып киттем. Ике ел ялгызым гына тордым, аннары мине иптәш кызым икенче ирем белән таныштырды. Танышканчы ук сорадым: эчәме, юкмы дидем. Бик тәртипле кеше диделәр. Чыннан да, эчми-тартмый торган, намаз укый торган кеше булып чыкты. Аның белән егерме ел яшибез инде хәзер. Ике малай, ике кыз үстердек. Алар хәзер студентлар. Олы малай хәзер чит илдә, Мисырда укый. Балаларыбызның барысы да студентлар. Дәвамын укырга »
Әллә язмыш, әллә каргыш





– Ирем гаиләдә биш бертуган үскәннәр. Бишесе дә ир-егетләр. Араларында бер кыз да тумаган шуларның. Язмыштырмы, каргыштырмы – шушы ирләр иллегә җиткәнче үлеп бетеп баралар. Минем ир иң кечесе, ул төпчек. Кырыкка кадәр берсе дә артык күп эчмәделәр алар. Кунаклар килсә, йә үзебез барсак, туйларда гына эчәләр иде. Анда да егылып, аяктан калганчы эчкәннәре булмады. Ә кырыктан соң нидер була аларга. Абыйлары да шулай китеп барды. Кырыктан соң аракы белән дуслыклары арта, запойлап эчәләр дә, авырып, йөрәк белән китеп баралар аннары. Дәвамын укырга »
Төшемдә шайтаннар кыйнады




