Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

«Хатларын укып юанам»

mektup

Күршебездә үскән Нурзидә турында язарга уйладым әле. Алар 4 кыз, 2 малай үстеләр. Һәммәсе уңган, тырышлар, матур тормыш корып яшиләр. Хәзер Казанда гомер итүче Нурзидә авылга чираттагы тапкыр кайткач, аның бала чаклары, мәктәп еллары турында сөйләшеп утырдык. Ул булачак ире Мөбәрәкҗан белән башлангыч сыйныфта ук дуслашуын әйтте. Үсә-үсә дуслык мәхәббәткә әйләнгән. Әйе, аларның мәхәббәт тарихы минем дә күз алдымда. Унсигез яше тулуга, Мөбәрәкҗанны армиягә алдылар. Нурзидә аны көтәргә вәгъдә биреп, озатып калды. Дәвамын укырга »

Гомерем буе сагынып яшәдем

ExFYB74iBaE

Еллар узган саен үткәннәр ныграк сагындырып искә төшә икән. Нишләтәсең, чәчләргә чал төшсә дә, йөрәк һаман яшь, кем әйтмешли, гел унсигездә. Их, кайтарырга иде дә шул чакларны, яшәргә иде ялгышмыйча! Сигезенче классны тәмамлагач, үзебездән читтә урнашкан район үзәгенә барып, тегүчелеккә укырга кердем. Тулай торактан бүлмә бирделәр. Ара ераклыктан туган авылыма бик сирәк – бәйрәмнәрдә генә кайта идем. Ә ялларда бүлмәдәш кызым мине атна саен үзләренә кунакка алып кайта иде. Дәвамын укырга »

“Кызыңның карынында минем бала”

cf4d07138ccd7b2e00d844e525c2ae86_XL

Нурфизә иреннән уңмады. Ирек (исемнәр үзгәртелде), эшендә шәп белгеч саналса да, аракы базына чумуы аркасында, тора-бара тәмам ерткычка әверелде. Салып алса, кызчыгы Нурфая да, улы Нурхәт тә, хатыны Нурфизә дә күзенә җен булып күренә.

Кышкы салкын төндә өйдәгеләрне пыраклатып урамга куып чыгаргач, бик зур эш кырган кыяфәттә шешәсен кочаклап, диванга ава да, яшелле-мөшелле тавыш белән, урамга ишетелерлек итеп, “Алмагачлары”н җырларга керешә. Дәвамын укырга »

Елан мәхәббәте (булган хәл)

1739773

Гөлчирәне врач Виталий Сергеевич чакыртты. Ник икән?
Көне буе палаталар арасында тыз-быз чабып арган хатын аптырап калды.Дәваланучыларның берәрсе шикаять-фәлән яздымы икән? Алай дисәң, Гөлчирә һәркемгә кирәгеннән артык та игътибарлы, ачык, мөлаем ләбаса! Терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлаганына да 24 ел узган да киткән!Икешәр смена төн кунып калган чаклары да бихисап ич! Үзен-үзе бер дә кызгана белмәде Гөлчирә. Кем үтенсә,шуның өчен барды,эшләде,акчасын сорамады, бирсәләр алды, түләмәгәндә, тавышлап йөрмәде. Дәвамын укырга »