Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Хыяннәттән ачырак хисләр бар…

загруженное

1991 елда бишенче балама авырлы идем. Кияүгә чыкканыма 12нче ел китте. Ул еллар шатлыклар, кайгы-хәсрәтләр белән шаулап узды – сизмәдем дә. Сыер савучы булып эшлим. Йортны сипләп күтәрттек, каралты-кураны авылда беренчеләрдән булып биек, туры түбәле итеп, бар бинаны бер түбә астына җыеп эшләдек (мондый корылманы халыкта “Камаз” дип йөртәләр). Балаларыбыз берсеннән-берсе матур – гөрләшеп үсәләр, атлы, сыерлы булдык. Кыскасы, бәхет ташып тора. Яңа йорт җиткерергә йөрсәк тә, абый белән ялланып эшләүче берәү торган өебезгә веранда ясап куйдылар. Кирәкле материаллар, азык-төлек артыннан мин чабам. Дәвамын укырга »

“Ялгыз яшисем калган икән…”

33736313.i5zkspwmkv.W665

Моннан берничә ел элек Башкортстанга кунакка баргач, туганнарымның күршеләре белән таныштым. 60 яшьләр тирәсендәге Люция апа – бик матур, ягымлы ханым. Яшь кызларга тиң төз гәүдәле, матур бөдрә чәчле… Ә күзләре… Күзләреннән карашыңны алып булмый. Алар сихри көрән төстә, тик бик моңсу күзләр. Бер күрүдә ошады Люция апа миңа. Туганнарым эшкә киткәч, берүземә күңелсез булмасын өчен, минем яныма керде ул. Чәй өстәле янында рәхәтләнеп сөйләштек. Дәвамын укырга »

Яшьлек хатасы

загруженное

1955 ел иде бу. Мөслим районының Октябрь сигезьеллык мәктәбендә директор булып эшләп йөргән чагым. Балалар күп, уку биналары җитми. Ике сменада эшләп интегәбез. Гомуми җыелыш карары белән колхоз үзенең иске идарә йортын мәктәпкә бирде. Өч бүлмәле бинаны мәктәп ихатасына күчереп салдык. Тик менә түбәсен ябарга ни такта, ни калай юк. Хуҗалык мөдире Зәки абый Галләмов белән Минзәләгә киттек. Дәвамын укырга »

Авызың пешсә, өреп кабасың

15776894

…Мин илле ягына чыккан ир кеше. Яшь вакытта авылда яшәдем, аннан, эш ягы авырайгач, башкалар кебек, мин дә шәһәргә чыгып киттем. Әлбәттә, анда кочак җәеп каршы алучы булмады. Шулай да югалып калмадым, эшен дә таптым, торырга урынын да. Эшләгән урынның тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Менә шунда яшәгәндә бер хатын-кыз башымны әйләндерде генә бит! Дәвамын укырга »