Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Мәхәббәт миражы

52336712_799bad5a3b514f096e1214984892

Бер көнне редакциягә таныш булмаган ир-ат кереп мине күрергә теләген белдергәч, каушап калдым. Моны күреп, олы яшьтәге абый тизрәк: “Сез “Сөю чишмәсе” сәхифәсен алып барасыз. Минем дә халыкка бер гыйбрәтле хәл турында сөйлисем килә. Үзем аны шома итеп яза алмаган өчен, сезгә килүем иде”, — дип аңлатты. Кеше бит шулай төзелгән –  яңа танышыңны киеменә карап каршылыйсың да, акылына карап озатасың инде. Мин дә, абыйны, үзенә сиздермичә, күздән кичердем. Күңелемә килгән беренче уй: “Бу кеше берәр оешма җитәкчесе булырга тиеш”, — дигән булды. Дәвамын укырга »

Сеңлем рухы мәҗбүр иткән

86091358

“Серле телефон”га бер апа шалтыратып: “Әгәр үзе килеп сөйләмәсә, бер дә ышанмаган булыр идек”, — дип сүзен башлады да, елап җибәрмәс өчен озын тын алып, сөйләвен дәвам итте.

- Яңа ел алдында зур кайгыга юлыктык… Октябрь аенда гына 50 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырган сеңлебезне яман чир бер ярым ай эчендә бакый дөньяга алып та китте. Бу югалту безнең өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган кайгы булды. Дәвамын укырга »

Күршеләр

img-52425

Бакча рәшәткәләре артына ук терәлеп утырган урман шаулады, гөжләде. Җәй башы гына булуга карамастан әле дә җылынып китә алмаган табигать, салкын җилле яз ае белән хушлашып бетә алмады. Зәңгәр күкне каплап алган карлы-яңгыр болыты чиксез тарафларга агылды да агылды. Гүя кеше язмышлары. Кеше гомерләрен дә болытларга тиңләп булыр иде. Терәүле җил капканы сак кына этәреп, җитмешнең теге ягына чыккан Фагыйлә карчык урамга атлады. Кичәге тавыш-гаугадан әле дә арына алмаган әби “И-и, ходаем, сабырлык бир, күршеләргә тәүфикъ бир”, дия-дия үз алдына сөйләнде.

Дәвамын укырга »

Мәрьям

03000008

Редакциянең дүртенче катында соңгы тәрәзәдә ут сүнде. Нурсөя ташландык, иске 3-4 катлы йортлар яныннан бүген дә үз уйларына бирелеп салмак кына өенә атлады. Шул мәлне кай яктандыр үксеп бала елаганын ишетте. Үзенә үзе ышанмыйча шул тавышка колак салды. Елаган тавыш йорт хәрабәләре арасыннан ишетелә иде. Нинди бала булыр бу вакытта, соңдыр инде? Нишләп кергән ул анда? Бер-бер артлы аның башында төрле сораулар кайнады. Дәвамын укырга »