Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Бөтенләйгә кит…

4746_big_1_52550c2b6116552550c2b611a8

Башта ул үзе килде. Аннары мин бардым. Нәтиҗә чыгару өчен сөйләгән кадәре дә җитә иде. Әмма сизенеп торам: хатын барын да әйтеп бетерми. Ул әйткәннәрне күңелем аша кат-кат үткәреп, юлга кузгалам. “Ирем гел кыйнады, улым судта миңа каршы күрсәтмә бирде”, — дип өзгәләнгән иде хатын. Бик ышанасы да килми. Золым иргә эләксәң, башыңның тукмак астыннан чыкмавын көт тә тор инде. Дәвамын укырга »

Өлешемә тигән көмешем

4206_big_shutterstock_120234835

Казан-Бөгелмә поезды ыргылып алга чаба. Төн. Пассажирлар тирән йокыга талган. Вагондагы ут­лар да сүнде. Алсу белән икәүдән-икәү дом кара­ңгыда сөйләшеп утырабыз. Күздән йокы качкан. Ара-тирә баганалардагы лампочкалардан төшкән яктылык көлтәсе сибелеп ала. Иңнәренә таралып төшкән коңгырт чәчле, ак йөзле Алсу ул яктылыкта аеруча чибәр, ягымлы һәм серле булып күренә. Ул салмак кына үзенең гыйбрәтле һәм сагыш­лы тормыш юлын сөйли. Дәвамын укырга »

Гайбәт түгел — гыйбрәт

10-polosa-1-500x333

Бер көнне ишектә кыңгырау шылтырады. Кызым килергә тиеш иде. Сорап тормадым, бардым да ачтым. Күрәм: анда таныш түгел урта яшьләрдәге бер хатын басып тора. «Минзифа апа, кертәсеңме?» – диде ул, күптәнге танышым кебек. Мин бераз аптырабрак калдым, чөнки кем белә бит бу тормышта кемнең кем икәнен. Минем уйларымны ул да сизде бугай. «Минзифа апа, минем исемем Галия. Сез мине белмисез, ә мин сезне күптәннән беләм» – диде ул, бик ышанычлы итеп. Дәвамын укырга »

Фәрхәнәм диялмадым

4640_big_i

Мин Фәрхәнәне үзен күргәнче үк ярата башлаган идем… Һәр авылның, һәр төбәкнең сөекле-сөйкемле, күңелләрне тартып, уйларыңда якты нур, шатлык тудыра торган, тирә-як егетләренең үзәкләрен өзүче чибәре-гүзәле була. Ул гүзәлләр сиздермичә генә, тиңдәшләре арасыннан аерылмыйча гына, үсеп җитәләр дә, чибәрлек, уңганлык-булганлык, ягымлылык, сабырлык, сафлык, даны алалар. Дәвамын укырга »