Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Ялгыш язмыш

news_1648-nggid03568-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010

…Дамир соңгы тапкыр авылы белән хушлашты. Тәмәкесен җиргә ташлап бик озак таптады да очы-кырые булмаган тузанлы юл буйлап билгесез киләчәккә таба атлады.

Кичкә таба авыл үзенә күрә бер сихри төсмер ала. Урам көндезге шау-шудан бушанып, тынып калган. Ләкин анда әллә никадәр аваз яшеренгән. Авылдан ерак түгел урнашкан, бөдрә чәчле тал кызлары әйләндереп алган су буенда адашып калган казлар каңгылдавы, кайбер йортларда мал-туарның кычкырган тавышы; капка төбендә үсеп утыручы баһадирдай горур тупылның нәфис, нәзберек яфракларының яшь кызлар кебек пышылдаулары искиткеч моңлы тынлык тудыра. Дәвамын укырга »

Сабыр төбе — сары алтын

?????????????????????????????

Мин санаторийләрдә еш булам. Дәваланып, ял иткән вакытта нинди генә язмышлы кешеләр белән аралашмыйсың. «Санта» санаторийсендә минем белән бер бүлмәгә урнашкан Алсинә белән бик дуслашып киттек. Тормышыбызны, баштан үткәннәрне төне буе сөйләшү гадәткә кереп китте. Бер сөйләшүебездә ул түбәндәгеләрне бәян итте. . . «Мин үзем авылда туып-үстем. Әти-әнием укытучылар, гаиләдә өчәү үстек. Ике абыем янында мин бердәнбер булгангамы, гел минемчә генә булды. Урта мәктәпне тәмамлагач, башка укырга теләгем булмады, бик яшьли Чаллы шәһәренә килеп катыргы–кәгазь фабрикасына эшкә урнаштым. Тулай торакта бер бүлмә бирделәр. Дәвамын укырга »

Фаҗигагә юлыккан кызлар

05Bankoboev_Ru_serdechko_na_snegu-nggid041930-ngg0dyn-250x250-00f0w010c010r110f110r010t010

Тормышта төрле фаҗигаләр һаман булып тора. Безнең татар халкына мондый хәлләргә карата кеше күңелендә туган хис-кичерешләрне бәян итү хас. Бу үзенчәлеккә беренче тапкыр Г.Ибраһимов игътибар иткән. Ул: “бер адәмнең бер хәсрәте яки берәүгә һөҗү (сатира) өчен чыгарылган бәетләр” булуын күрсәтеп үтә. Мондый хәлләр башта иҗат итүченең якыннары арасында, аннан берәр зуррак даирәгә таралып, күпмедер вакыт әйтелеп, җырланып, укылып йөри. Дәвамын укырга »

“Сүнми дә, сүрелми дә…”

751598

“Мәхәббәтне сүнә, диләр,
Сүнми дә, сүрелми дә!..”

Мәхәббәт хакында шулай җырлыйлар. Чыннан да, нәрсә соң ул? Гомер узуга сүреләме? Һәр мавыгуны мәхәббәт дип буламы? Гүзәл дә соң Юрүзән буйлары! Бу хозур табигать байлыгы, чал Урал тауларын аркылы-буйга кисеп, инде ничә гасырлар ага. Аның гүзәл­легенә кем генә сокланмаган, кем генә аның хакында шигырьләр, җырлар язмаган! Дәвамын укырга »