Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Язмышмы, тәкъдирме?

4683_big_543

Самолеттан төшкәч, Зөфәр кулына йомарлап кар алды, күкрәк тутырып язгы һаваны сулады. Туган як һавасы! Нинди шифалы син! Тик озын-озак хозурланып тормады мосафир. Як-ягына каранып бөрешеп катты. Кешеләр аның ямалып беткән фуфайкасын, кәкрәеп каткан кирза итекләрен, төбе салынып төшкән киң чалбарын энә күзеннән үткәреп, мәсхәрәле елмаялар кебек тоелды. Хәер, хәзерге заманда кемнең кемдә ни эше бар? Зөфәр кебекләр белән урам тулган. Дәвамын укырга »

Каргыш

4225_big_QHmG

Көмеш сулы Идел ярына сыенып утырган бер авылда булды бу хәл. Җан өшетеп ерак Себер ягыннан Мөршидәләргә хәбәр килә: Рамил тракторы белән саз­га баткан, коткарып кала алмаганнар… Йә Хода, җитмәгән идемени бер хатын башына моңа кадәр килгән кайгы-хәсрәт?! Үзен-үзе белә башлаганнан бирле бу йорттан бәхетсезлек китеп тормады. Башта тап-таза әтиләре, кисеп аударган имәндәй, атна эчендә җир куе­нына керде. Дәвамын укырга »

Йөрәк ярасы (Булган хәл)

4288_big_ochi

Хатынының йокы аралаш иңәреп:    «Илһамҗаным, ташламасана», дигән сүз­ләре ишетелде.
— Нәсимә! Уян әле, Нәсимә, саташасың бит,— диде ир ха­фаланып.
Хатын, чыннан да, саташа иде. Бераз тынычлана төшкәч кенә телгә килде ул:    «Шөкер, төш кенә икән
әле,— дип сөйләнде,— шундый караң­гы упкынга төшеп киттем, белсәң, үзем кулларымны югары сузам, үзем сиңа кычкырам:    чыгарсана, алсана, дип ялварам. Дәвамын укырга »

Кунак егете артыннан

4320_big_402778

Наил абый белән Зәлия апа тормыш корганда икесенә дә егерме яшь иде. Берсе — оста гармунчы, икенчесе — өздереп җырлаучы бу яшь гаиләгә ул чакта сокланмаган кеше бик сирәк булгандыр. Наил абый, өстәвенә, балта остасы да иде, гомумән, кулыннан килмәгән эше булмады. Өйләнешеп, әти-әниләре янында озак тормадылар,  җыйнак кына йорт җиткезеп, башка чыкты алар. Уңган ир җиң сызганып эшләде дә эшләде. Дәвамын укырга »