Cheap Replica Rolex Cheap Rolex Replica cheap rolex gold watches Cheap Rolex Watches Uk Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches Replica Cheap Rolex Watches Cheap Rolex Watches

Тынычлан инде, әни!

mama-doch

Без гаиләдә өч кыз үстек. Мин иң олысы идем. Әти белән әни колхозда эшләде. Ә анда, үзегез беләсез, эш вакыты чикләнмәгән, без аларны көне буе диярлек күрми идек. Шуңа да сеңелләремне карау, өй җыештыру, кер юу – барысы да минем өстә иде. Ашарга пешерергә дә кечкенәдән өйрәнергә туры килде. Әни өй эшләренең барлыгын да белмәде, аның өчен беренче урында колхоз эше иде. Буй җитеп, иптәш кызлар кич уенга чыкканда миңа чыгарга ярамады – әни рөхсәт итмәде. Ә сеңелләремә нәрсә эшләсәләр дә килеште, әни аларны яклады да, саклады да, иркәләргә дә, җылы кочагына сыендырырга да вакыт таба иде. Гаиләдә мин генә нигәдер “тамгалы каз” кебек идем. Мәктәпне тәмамлагач, укуны алга таба дәвам итәргә теләсәм дә, хыялым тормышка ашмады. Әни: “Минем ир балам юк, син иң олысы, шулай булгач, беркая да китмисең, төп йортта калачаксың”, – дип, бер генә кычкырды. Ә гаиләдә аның сүзе – закон, аның сүзенә хәтта әти дә каршы килә алмый иде. Шулай итеп, мин колхозда калдым. Фермада да эшләдем, төрле эшләргә дә йөрдем. Яшь-җилкенчәк чакта ял да итәсе, иптәш кызлар белән дә очрашасы килә, ә әнидән узып, берни эшләр хәл юк, ул һәр эшемнән, һәр адымымнан гаеп эзләргә генә тора иде. Беркөнне әни эштән Берлинны алгандай кайтып керде дә, мине чакырып: “Кызым, бу атнада сине сорарга киләләр”, – диде. Авып китә яздым. Баксаң, әни мине үзебездән ерак түгел генә яшәүче, өйләнә алмый картаеп баручы егеткә димләгән икән. Әни минем: “Юк! Миңа беркем кирәкми”, – дигәнемне ишетергә дә теләмәде. “Чыгасың булгач, чыгасың!” – дип, кырт кисте. Әти мине яклап каршы маташкан иде дә, кая ул! Шулай итеп, минем ризалыгымны да сорамыйча, мулла безгә никах укыды. Ир дигәнем әнисе, әбисе, кияүгә чыкмаган апасы белән бергә яши иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, аларга мин дә кушылып, бер түбә астында бишәүләп яши башладык. Дөрес, каенанам, үз әнием кебек, салкын караш күрсәтмәде. Киресенчә, миңа карата йомшак булды. Шуңа, улын яратмасам да, каенанамның яхшылыгы хакына түзеп, җиде ел яшәдем. Ә аннан әнием мине иремнән аерып алды, үзләре янына кире кайтартты. Дөресрәге, безнең бергә яшәрлегебезне калдырмады, көн саен диярлек кереп (без бер-беребездән ерак тормый идек), теләсә-нәрсә әйтеп чыгып китәргә гадәтләнде. “Әллә читкә чыгып китик микән?” – дигән уйлар да килде башка. Ләкин ирем гаиләдәге бердәнбер ир бала булгач, аның төп йортны, әнисен ташлап китәсе килмәде. Аннан соң, авыл тормышын да үлеп ярата иде ул. Әни: “Син кысыр, бәби дә таба алмыйсың”, – дип, мине ирем алдында һаман мыскыл итә иде. Барыбер тынычлап яшәргә ирек бирми дип, иремне ташлап, туган йортка кайтып яши башладым. Каенанам белән иремнең үгетләүләре дә акылга китермәде әнине. Аның безне аеруының сәбәбе – өйдәге эшләрен эшләргә хезмәтче кирәк булды.

Шулай итеп, тагын өчәү “тату” гаилә булып яши башладык. Мин чиста, җиңел эшкә урнаштым. Эшкә матур итеп киенеп, бизәнеп бара идем. Әнигә инде болай йөрүем дә ошамады. “Кем өчен көязләнеп йөрисең, кемне таптың? Болай киенеп, ирләр аздырып йөрмә!” – дип, үзәк бәгырьләремә төште.

Яратмады шул әни мине… Тик ни өчен икәнен генә аңламыйм. Иптәш кызларымның әниләре белән дус булып, серләрен уртаклашып яшәгәннәрен күреп, алардан көнләшеп тә куя идем. Әни аңламаса да, ярый әле әти аңлый иде. Авыр чакларда, күңелем тулып ташыганда, әтигә сыена ала идем. Тора-бара әнигә монысы да ошамый башлады. Ул мине азгынлыкта гаепләп: “Атаң белән гыйшык-мыйшык уены уйнап йөрисең, фахишә син!” – дип дөньяда бөтенләй яшәрлегемне калдырмады. Миңа өйдә әти белән икәү генә калырга да ярамады. Кешедән дә оялмыйча, көнләшүен белдерә башлады. Аның нинди кеше икәнен бөтен авыл белә-белүен, тик барыбер үз әниеңнән шундый нахак сүзләр ишетү бик авыр бит инде. Көнләшүе аркасында бертуган сеңелләре белән дә күптән аралары өзелде инде. Туганлык хисләре юкка чыкты. Ә хәзер мине талый. Урамда авылдашларның йөзләренә күтәрелеп карарга да оялам, чөнки әни кая гына барса да, мине азгынлыкта гаепләп, “үз атасы белән мәхәббәт уены уйныйлар” дип сүз таратып йөри. Үз-үземә кул салырга теләгән көннәрем дә күп булды. Бу хәсрәтне әти күтәрә алмас дип, аны жәлләп, сабыр итеп, үз эчемә бикләнеп яшим. Тик кайчанга кадәр? Бер генә көн дә тыныч үтми бит безнең өйдә. Иртән торуга, әнинең беренче сүзе: “Мин үлгәч рәхәтләнеп яшәрсез инде атаң белән”, – дип башлана. Аптырагач: “Кайчан үләр икән, тынычлап калыр идек”, – дигән гөнаһлы уйлар да керә башыма… Шушы хәлләрдән арыгач, күңел тынычланмасмы дип, догалар өйрәнә башлаган идем, әнигә анысы да ошамады. “Нәрсә, суфыйланып дога өйрәнәсең, шулай гөнаһларыңны юарга телисеңме?” – дип битәрләргә тотынды. Иптәш кызларның гаиләләрен күреп сокланам да, көнләшеп тә куям. Әниләре алар белән дус-тату яшиләр, оныклары өчен дә өзелеп торалар. Ә миңа нишләп алар кебек бәхетле яшәргә язмаган икән?..

ДАМИРӘ. Башкортстан.

Чыганак: «Татарстан яшьләре» №50, 16.04.2013

 P.S. Рәсем интернеттан алынды.



ОШАШ ЯЗМАЛАР:


СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘР "ВКОНТАКТЕ" АША ФИКЕР КАЛДЫРУ

Фикер калдыру ябык.